Сезне һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас котлыйм, рәхмәтемне һәм изге теләкләремне ирештерәм! Ветераннар, инвалидлар, өлкәннәр, күп балалы гаиләләрнең тормышын тотрыклыландыруда сезнең көндәлек хезмәт бәяләп бетергесез! Игелекле эшләрегез, миһербанлы булуыгыз, хезмәтегезне җиренә җиткереп башкаруыгыз халыкта да сезгә карата хөрмәт, ихтирам уята.
Киләчәктә дә социаль өлкәдә сезнең эшлекле фикерләрне тыңлап, яңалыкларны уңышлы файдаланып, район халкына хезмәт итүдә бергәләп эшләрбез дип ышанам. Үзегезгә һәм гаиләләрегезгә исәнлек-саулык, бәхет-шатлык һәм аяз күк йөзе телим.