7 июньдә – авылларда, 8 июньдә Актанышта Сабан туйлары гөрләячәк. Туганнар, дуслар, читтә яшәүче авылдашлар, элекке сабакташларның очрашып, бергәләп күңел ачу мәйданы да ул Сабан туе. Якшәмбе көнне районыбызның олысын-кечесен, кунакларны Ирмәш авылы янына район Сабан туена чакырабыз.Сәгать 10дә мәйданда район Сабан туен ачу тантанасы. Күптән килгән матур гадәт буенча мәйдан уртасында авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләячәкләр.
Бәйрәм сәхнәсендә районыбызның иҗат коллективлары иң матур чыгышларын Сабан туе кунакларына бүләк итәчәкләр.
Җыр-бию белән беррәттән, мәйданда уеннар, ярышлар, Сабан туеның бизәге булган милли көрәш башлана.
Балалар өчен аерым мәйданчык оештырыла. Алар өчен төрле аттракционнар эшли. Уеннар, бәйгеләрдә актив катнашкан балаларны Сабан туе призлары көтә.
Сабан туенда барыбыз да бертигез. Рәхәтләнеп уеннарда катнашыгыз, актив булыгыз, сәхнә осталарына кушылып җырлагыз, биегез, көне буе йөзегездән елмаю китмәсен. Сабан туе сезгә озак вакытларга җитәрлек дәрт-көч бирсен.