1 майдан таможня берлегенең “Ит һәм ит продукциясенең хәвефсезлеге турында” техник регламенты таләпләре көченә керде. Аның нигезендә, сату өчен үстерелгән терлек-туар бары махсус урыннарда гына бугазланырга тиеш. Шәхси хуҗалыкларында терлек-туар үстерүче авыл кешеләре борчылмасын – бу таләпләр алар өчен түгел. Хуҗалыкта үзләре өчен (промышленность өчен түгел) үстерелгән терлек-туарны һәм кош-кортны авыл кешесе үз йортында чала ала. Мондый итне һәм ит эшләнмәләрен колхоз базарларында сату да рөхсәт ителә.
Азык-төлек базарында сату өчен чалынган терлекнең ите һичшиксез ветеринар-санитар экспертиза үтәргә һәм кләймәләнергә тиеш. Йортыңда чалынып сатуга чыгарылган иткә авыл җирлеге башкарма комитетыннан продукциянең статусын раслаучы белешмә дә булу зарур.
Крестьян-фермер хуҗалыкларында һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә үстерелгән терлекне чалу исә бары тик махсус пунктларда гына башкарыла. Әлеге пунктларда терлекне бугазлаганда дәүләт ветеринария хезмәтенең ветеринар табибы да катнашырга тиеш.