Билгеле булганча, инде күп еллардан бирле бабаларыбыз рәсми рәвештә Ислам динен кабул иткән көнне билгеләп үтү максатыннан, Бөек Болгар җирендә милләттәшләребез җыела.
Чараны “Изге Болгар җыены” дигән исем астында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте, Россия мөфтиләр шурасы, Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте, “Яңарыш” фонды белән берлектә уздыра.
Чын гомуммилли бәйрәм дәрәҗәсенә күтәрелгән “Изге Болгар җыены” быел да үтәчәк һәм ул Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1125 ел тулуга багышлана. Мөселман татар халкын әлеге бәйрәмгә чакырабыз.
Төп чара – 14 июнь көнне Татарстан Республикасының Спас районы Болгар шәһәрендә була. Башлана 10.00 сәгатьтә.
Элемтә өчен телефоннар: (843) 236-49-66, 236-59-16, 89274230905 (Гөлүсә Малик кызы)