Актаныш Сабантуена рәхим итегез!

2014 елның 5 июне, пәнҗешәмбе

Район Сабантуе 8 июньдә 10 сәгатьтә театральләштерелгән тамаша белән башланып китәчәк. Алдынгылар бүләкләнәчәк, тәбрикләүләр көтелә.

Бәйрәмнең 2 нче өлеше төрле төр ярышларда үзеңне сынап карарга мөмкинлек бирәчәк.

 

Милли көрәш (11.00 сәгать):балалар 1996 елгы һәм яшьрәкләр (паспорт белән килү мөһим)– 35, 40, 45, 50, 55, 60, 65 кг, аннан авыр үлчәүдә;

зурлар – 65, 75, 85, 100 кг. һәм аннан югары. Ветераннар– абсолют үлчәүдә.

 

Гер күтәрү (11.00 сәг.): яшьләр – 22 яшькә кадәр, ыргым, 60 кг. кадәр, 2х16 кг; 75 кг.га кадәр, 2х24, 75 кг. һәм аннан югары 2х24 кг.

Зурлар – ыргым 2х32 кг., 75 кг. кадәр һәм югары. Хатын-кызлар – абсолют үлчәмдә.

 
Волейбол (11.00 сәг.): ир-атлар, хатын-кызлар.
 
Пляж волейболы (11.00 сәг.):ир-атлар, хатын-кызлар.
 
Шахмат (11.00 сәг.): балалар, зурлар, ветераннар.
 

Озынлыкка, биеклеккә сикерү (11.30 сәг.): хатын-кызлар, ир-атлар.

 
Чүлмәк вату (11.30 сәг.): балалар.
 
Картинг (11.30 сәг.): кызлар, егетләр (балалар).
 

Штанга күтәрү (12.00 сәг.): ир-атлар (авыр һәм җиңел үлчәү).

 

Йөгерү (12.00 сәг.): хатын-кызлар – 400 м., 1000 м. ир-атлар– 800 м, 2000 м.

 

Капчык белән сугышу (12.00 сәг.): балалар, хатын-кызлар, ирләр.\

 

Атлар чабышы (12.00 сәг.): токымлы атлар, бригадир атлары, җайдаклар.

 
Утын кисү (12.00 сәг.): ир-атлар, хатын-кызлар.
 
Җилем көймәдә узышу (12.30 сәг.): ир-атлар, хатын-кызлар.
 
Катыктан акча юллау (12.30 сәг.): барлык теләүчеләр.
 
Кул көрәштерү (12.30 сәг.): ир-атлар, хатын-кызлар.
 

Йомыркалы кашык кабып йөгерү (12.30 сәг.): ир-атлар, хатын-кызлар, балалар.

 
Чиләк белән су ташу (13.00 сәг.): ир-атлар, хатын-кызлар.
 
Авыш баганага менү (13.00 сәг.): барлык теләүчеләр.
 
Әтәчле баганага менү (13.00 сәг.): барлык теләүчеләр.
 

Ласта киеп йөгерү (13.00 сәг.): балалар, ир-атлар, хатын-кызлар.

 

Муенга киеп аркан тартышу (13.30 сәг.): балалар, ирләр, хатын-кызлар.

 
Капчык киеп йөгерү (13.30 сәг.): балалар, зурлар.
 
Ваннадан балык тоту (13.30 сәг.): барлык теләүчеләр.
 

Җилем тарту (13.30 сәг.):барлык теләүчеләр.

 

Иң көчле кешене билгеләү (13.30 сәг.): покрышка тәгәрәтү, тимер күтәрү, машина тарту –

ир-атлар.
 

Барлык райондашларыбызны, күрше районнарда, читтә яшәүче кунакларны, якташларыбызны бәйрәм аланына чакырып калабыз. Сабантуйлар күңелле узсын, бәйрәмебез мөбарәк булсын!

 
Район Сабантуен оештыру комиссиясе.

7 июнь, 19 сәгатьтә район Советы бинасы каршында кичке концерт була.

 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International