Җир шарында климат зур тизлек белән үзгәрә. Коры һава торышы авыл хуҗалыгы тармагына тискәре йогынты ясый. Шуңа күрә бу өлкәне камилләштерүнең яңа юлларын эзләү таләп ителә. Бу, беренче чиратта, дөньяда сәүдә куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен кирәк.
"Kazansummit" халыкара икътисади форумы Татарстанда инде алтынчы ел уздырыла. Аның максаты - Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән илләр белән элемтәләрне ныгыту, алар белән сәүдә һәм икътисад өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салу. Әлеге саммитның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның шәхси күзәтүе астында узуы исә форумның республика өчен ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын ассызыклый.
"Kazansummit" халыкара икътисади форумында катнашучылар ел саен Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре һәм Россия өчен уртак булган проблемалар турында фикер алыша, аларны чишү юлларын эзли. Быелгы саммитның төп темасы итеп азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү белән бәйле мәсьәләләр тора. Бу юкка гына түгел.
Дөньяда 1 миллиардка якын кеше ачлыкта гомер кичерә дип санала. Хәзерге вакытта җир шарында 7 миллиард кеше яши дип исәпләнсә, белгечләр сүзләренә ышансак, 2050 елга бу күрсәткеч 10 миллиардка кадәр җитәчәк. Аларны туендыру өчен исә, беренче чиратта, авыл хуҗалыгы тармагының зур үсешкә ирешкән булуы мөһим. Дөньяда климат зур тизлек белән үзгәргән заманда бу проблема тагын да актуальләшә. Озак еллар дәвамында формалашкан авыл хуҗалыгы өлкәсендәге эшчәнлек бүгенге һава торышы куйган таләпләргә җавап бирми. Шуңа күрә бу өлкәне үстерү, камилләштерү юлларын эзләү кирәк. Әгәр дә бу эшчәнлек Россия һәм ислам дөньясы илләренең үзара хезмәттәшлеге аша барса, мәсьәләне, һичшиксез, хәл итеп булачак. Төрле илләрдән җыелган делегатлар халыкара икътисади форумның пленар утырышында шундый нәтиҗә ясады.
Беренчеләрдән булып кунакларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә ислам дөньясының кайбер илләре үз халкын азык-төлек белән тиешенчә тәэмин итә алмый.
- Су-җир ресурсларының тиешле дәрәҗәдә булмавы азык-төлек белән тәэмин итүнең яңа юлларын эзләргә мәҗбүр итә. Шуңа күрә ислам илләренең Россия һәм аның төбәкләре белән хезмәттәшлек итүе аеруча мөһим, - дип билгеләп үтте җитәкче.
Ул кунакларны Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагы белән таныштырды. Президент әйтүенчә, бүгенге көндә республика авылларында якынча 1 миллион кеше яши, алар 15 меңнән артык хуҗалыкта хезмәт куя. Хәзерге вакытта Татарстанда 410 мең шәхси ярдәмчел хуҗалык исәпләнә. Республика сөт җитештерү күләме буенча Россиядә - беренче, бәрәңге һәм ит җитештерү буенча - икенче, ә шикәр чөгендере алу буенча - җиденче урынны тота. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, соңгы биш ел эчендә авыл хуҗалыгы тармагына 4 миллиард долларлык ярдәм күрсәтелгән.
Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең икътисад министры Солтан бин Сәет әл Мансури исә үзләренең Татарстанның алдынгы төбәк булуын белүләре турында әйтте.
- Без Россия белән тыгыз элемтәдә торабыз. Бәлки алга таба мөнәсәбәтләрне нәкъ менә авыл хуҗалыгы тармагы аша җәелдерергәдер. Татарстанда бу эшчәнлек өчен тиешле шартларның барысы да бар, - дип билгеләп үтте министр.
Россия Федераль җыенының Федерация Советы рәисе урынбасары Ильяс Умаханов исә илдә уңдырышлы авыл хуҗалыгы җирләренең шактый күп булуын ассызыклады. Кызганычка, аларның барысы да тиешенчә кулланылмый. Шуңа күрә Федерация Советында бу мәсьәләне хәл итүгә аеруча зур игътибар бирергә кирәк дип санала.