Табигатьне саклыйк!

2014 елның 5 июне, пәнҗешәмбе
4 июнь көнне Күҗәкә авыл китапханәсендә балаларда табигатькә сакчыл караш, ярату,
 кызыксынучанлык тәрбияләү максатында  бәйге уздырылды. Бирелгән   сорауларга балалар бик тиз һәм белеп җавап бирделәр; табигатьне саклауга багышланган фикерләре белән уртаклаштылар.Китапханәче тәкъдим иткән китапларны сайлап алдылар. Бәйгедә җиңүчеләргә истәлек бүләкләре тапшырылды.Әлеге чарада катнашкан балалар үзләренә файдалы бик күп мәгълүмат алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International