Кичә, 4 июньдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында социаль тармак хезмәткәрләре өчен Ачык ишекләр көне узды. 8 нче июнь - социаль хезмәткәрнең һөнәри бәйрәме якынлашуы уңаеннан оештырылган чара кысаларында социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче белгечләр белән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин очрашты.
Очрашуда ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова катнашты.
Социаль тармак хезмәткәрләренә шулай ук парламент буенча экскурсия оештырылды, Дәүләт Советы эшчәнлеге презентацияләнде.
Парламент башлыгы белән очрашуда республиканың барлык районнарыннан социаль хезмәткәрләр катнашты, алар арасында халыкны социаль яклау идарәләре башлыклары да бар иде.
Бүгенге көндә социаль яклау органнары аша 78 хезмәт төре гамәлгә ашырыла. Социаль ярдәмнән файдаланучылар Татарстанда 1,58 млн кешене тәшкил итә.
ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин билгеләп узганча, Татарстанның социаль хезмәт күрсәтү өлкәсе белгечләрен өйрәтүгә зур игътибар бирелә, бу юнәлештә Россиянең башка төбәкләре, шулай ук Ауропа тәҗрибәсе өйрәнелә. Министр тармакта, ир-атларга караганда, күбрәк хатын-кызлар эшләве һәм яшьләрнең аз булуы уңаеннан борчылуын белдерде.
Фәрит Мөхәммәтшин әлеге өлкә хезмәткәрләре һөнәренә ихтирамлы мөнәсәбәттә булуын ассызыклап узды. “Ташламаларны акчага әйләндерү чорында да сез бихисап документларны актардыгыз, халыктан яуган канәгатьсезлек сүзләрен дә ишетергә туры килгәндер”, - дип, парламент башлыгы социаль өлкә хезмәткәрләренә түземлекләре өчен рәхмәтен җиткерде. Ул Татарстан Президенты исеменнән дә, якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, аларга рәхмәт һәм тәбрикләү сүзләрен ирештерде.
Дәүләт Советы Рәисе быел Россия һәм Татарстанда Мәдәният елы булуын искәртеп, “мәдәният” дигән төшенчәнең җәмәгатьчелекнең гомуми әхлаклылык, тәрбия дәрәҗәсен күтәрүдә дә чагылыш табарга тиешлеген ассызыклап үтте. Ул “мәдәният” төшенчәсенең башкаларга яхшы мөгамәлә, башка милләт һәм дин вәкилләренә ихтирамлы мөнәсәбәт, түземлектә дә чагылыш табарга тиешлеген билгеләп узды. Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук милләтара һәм диннәрара татулык мәсьәләсенә дә басым ясады. “Безнең күп гасырлык ислам динебез башка диннәр белән дә янәшә дустанә мөнәсәбәттә яши ала”, - дип төгәлләде ул фикерен.
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның социаль-икътисади үсеш күрсәткечләренә кыскача тукталып үтеп, республиканың илдә алдынгы субъектлар сафында булуын шәрехләп узды. “Минемчә, бу елны уңышлы узарбыз. Республикадагы өстенлекле юнәлешләр, төгәл программалар – барысы да билгеле”, - диде ул.
“Сезнең эшегез шактый катлаулы. Сау-сәламәт кешеләр белән дә эшләве кыен әле, ә сезгә авыру, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр белән элемтәдә торырга туры килә. Сез барысын да йөрәгегез аша кичереп, күңел биреп, аларның проблемаларын хәл итәргә тырышып, тормышларын аз булса да җиңеләйтәсез, гомерләрен озайтасыз”, - дип тәмамлады чыгышын Фәрит Мөхәммәтшин.
Очрашу кысаларында социаль хезмәткәрләр шулай ук үзләрен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итте. Тармак алдынгыларына ТР Дәүләт Советы Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Очрашуда Актаныш муниципаль районының социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ойгул Мирзашәрипова, “Игелек үзәгенең” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең социаль эш буенча белгече Динара Гильмуллина катнаштылар.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча