Туган як музеенда Актаныш районының мәдәниятенә багышланган экспозицияне ачу тантанасы

2014 елның 5 июне, пәнҗешәмбе
 
Кичә, 4 июнь көнне Туган як музеенда Актаныш районының мәдәниятенә багышланган экспозицияне ачу тантанасы булды.

Әлеге экспозициядә мәдәният өлкәсендәге казанышларга кагылышлы тарихи ядкарьләр, “Агыйдел” җыр һәм бию ансамбленең сәхнә киемнәре һәм аның тарихын чагылдырган стенд урын алды. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Мәгыйс Әһлетдинов, Азат Закиров һәм Инсан Хөсәенов тантананың хөрмәтле кунаклары булдылар. Аларның Актаныш мәдәнияте тарихында булган истәлекле вакыйгалар белән уртаклашуы кичәне тагын да җанландырды






ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International