Киров авыл җирлегендә Сабантуй бүләге җыю.

2014 елның 4 июне, чәршәмбе
Киров авыл җирлегендә татар халкының милли бәйрәме Сабантуйга бүләк җыю оештырылды.

 Анда Киров авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, Киров гомуми урта белем бирү мәктәбе укучылары, авылдашларыбыз Таһир Салихов, Илһам Шәйхин, Радик Шарин һәм Илназ Магдановлар катнашты. Кыңгырау чыңнары һәм баян тавышлары бөтен авылга таралып, Сабантуй якынлашуын хәбәр итте.

Авыл халкы атларны сөенеп каршы алды, изге теләкләрен әйтеп  бүләкләрен бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International