Район башкарма комитетының юридик бүлеге аңлата

2014 елның 4 июне, чәршәмбе

Судка гариза бирү тәртибен аңлатып үтәбез, чөнки бу сорау күпләрне кызыксындыра.

 

Судка мөрәжәгать итүче дәгъвачының гаризасында түбәндәгеләр языла: исем–фамилиясе, яшәү урыны, әгәр дә аны вәкил алмаштыра икән (дәгъвачы өчен адвокат яки башка якыннары йөрергә мөмкин), ул вакытта аның исем–фамилиясе һәм адресы; жавап бирүченең исем–фамилиясе, яшәү урыны, әгәр дә оешма икән, аның исеме һәм адресы; дәгъвачы судка ни өчен мөрәҗәгать итә — аңлатырга һәм дәлилләргә; зыянны бәяләп була икән — аны язарга; әгәр дә закон тарафыннан яки ике якның да килешүе буенча судка кадәрге тәртипне саклау билгеләнә икән — бу турыдагы мәгълүматлар; гаризага теркәлгән документлар исемлеге.

 

Гаризада дәгъвачының, аның вәкиленең, җавап бирүченең телефон номеры, факс, электрон почта адресы, башка суд өчен әһәмиятле мәгълүматлар һәм шулай ук дәгъвачының үтенече күрсәтелергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International