Кырлар яңгыр көтә

2014 елның 4 июне, чәршәмбе

Ел саен Сабан туе бәйрәме алдыннан хуҗалыкларда язгы һәм козгу уҗым культураларының торышын тикшереп, кабул итүләр оештырыла.

Актаныш муниципаль район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендәге комиссия 3 июньдә һәр басуны карап, бәя бирде. Механизаторлар барлык агротехник таләпләрне төгәл үтәгәннәр. Үсемлекләр тигез шытымнар биргәннәр. Комиссия әгъзалары иң беренче чиратта үсемлекләрнең тигез тишелүенә игътибар бирде. Аеруча “Чишмә”, “Наратлы” хуҗалыклары һәм “Әнәк” агрофирмасы басуларына югары бәя бирелде

Республикада, шул рәвешле аеруча безнең районда  чәчүләр тәмамланганнан бирле яңгырлар яумаганга туфракта дым юк дәрәҗәсендә. Бигрәк тә язгы культуралар иза чигә.

Анда шулай ук төрле чүп үләннәренә каршы     химик препаратлар белән эшкәртүнең барышына , малларга кышлату чорына терлек азыгы һәм төрле дару үләннәре әзерләү турында да сүз барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International