Дәүләт ветеринария берләшмәсенең Актаныш бүлегенә яңа җитәкче –Солтан Латыпов билгеләнде.
Ул Казахстанда Шахтинск шәһәрендә туып-үскән. Казанда ветеринария академиясендә югары белем алган. Соңгы вакытта “Камский бекон” ҖЧҖ дә комплекс җитәкчесе булып эшләгән.
Моңарчы ветеринария берләшмәсенең Актаныш бүлеген җитәкләгән Хәпиф Бәдретдинов лаеклы ялга китте.