"Көмеш кыңгырау" газетасының иҗат төркеме Актаныш муниципаль районы «Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге кадет мәктәбе»ндә соңгы кыңгырау тантанасында катнашты. Кәзкәй авылының яңа мәктәп бинасында урнашкан кадетлар мәктәбе 2007 елдан бирле эшли. Мәктәп-интернатта 100 бала белем ала, шул ук вакытта хәрби-патриотик тәрбиягә, укучыларның сәнгать осталыкларын үстерүгә зур әһәмият бирелә. Мәктәптә 25 педагог эшли, аларның барысы да офицерлар. Соңгы кыңгырау чарасы барышында ике мөгаллимгә югарырак офицер погоннары тапшырылды. Чарага зур кунаклар чакырылган иде: Актаныш муниципаль районының мобилизация бүлеге башлыгы Наил Заһертдинов, район хәрби комиссары подполковник Фәрид Усманов, районның ДОСААФ җитәкчесе Зөфәр Шәрәфиев, «Ватаным Татарстан» газетасының сәясәт һәм дин бүлеге мөдире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, күренекле журналист Рәшит Минһаҗев, Кәзкәй җирле үзидарә башлыгы Мәхтүм Хөрмәев һәм, билгеле инде, әти-әниләр. Биредә Актаныш районыннан гына түгел, республикабызның Чаллы, Әлмәт, Мөслим, Ютазы шәһәр, районнарыннан, күрше Башкортостаннан да килеп укучы балалар бар. Быел мәктәпне өч кадет тәмамлый. Өч кенә булсалар да, алар укуда, спорт һәм иҗатта мәктәп данын яклап олимпиадаларда, бәйгеләрдә катнашканнар, җиңүләр яулаганнар. Гомумән, кадет интернат-мәктәбе районның йөзек кашы санала, районкүләм чараларда иң актив катнашып, халыкның да, җитәкчеләрнең дә рәхмәтләренә лаек булганнар. Укучыларның бию коллективы, оркестр, нәфис сүз осталары, спортның хәрби төрләре белән шөгыльләнүчеләр чыгыш ясап, бәйрәмгә ямь өстәделәр. Мәктәп директоры Илсур Ялалов үзе музыкант буларак, кулына баян алып кадетларны җырлатып та алды әле. Иң мөһиме – Илсур Индус улы башлангычы белән, алдынгы укучыларга һәр яртыеллыкта, республиканың татар матбугатына яздыру бүләк ителә. Быел да 10 укучы «Көмеш кыңгырау» газетасы белән бүләкләнде, шулай ук «Ялкын», «Сабантуй», «Идел», «Казан утлары», «Мәйдан» басмалары белән дә бүләкләү үткәрелде. Бу матур башлангычка республиканың башка мәктәпләре дә кушылсын иде.
Байрак кертү, саф белән үтү тантанасы, оркестр чыгышы чын хәрбиләрнекеннән кайтыш түгел иде. Бәйрәм тантанасы кунакларның да, кадет интернат-мәктәбендә белем алучы балаларның да күңеленә хуш килде.
«Көмеш кыңгырау» материаллары буенча