Казанда “Балкыш-Сияние” фестивале ачылды

2014 елның 3 июне, сишәмбе

2 июнь көнне үзешчән ветераннарның III Республика фестивале ачылды.

 
 

“Фестиваль Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан уздырыла. Сәнгать – җыр, бию, шигырь аша ветераннар миллионлаган кешеләрнең уй-кичерешләрен, хисләрен җиткерә ала. Әлеге сәләтлеләр бәйгесе елдан-ел киңәя, катнашучылар ел да арта”, - дип белдерде фестивальне оештыру комитеты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин. - “Балкыш” (“Сияние”) фестиваленең миссиясе - киләчәк буыннарга материаль булмаган кыйммәтләрне тапшыру.

 

Быел фестивальдә 5,5 мең кеше катнаша. Чара 7 зона этабында үтәчәк. Беренче этабы Казанда ачылды. Калган зона турлары Кукмара, Әлмәт, Буа, Арча, Чаллы һәм Әлки районнарында узачак. Һәр этапта жюри иң яхшы чыгышларны сайлап алып, алар 2 октябрьдә гала-концертта чыгыш ясаячак.

 

Мәгълүм булганча, фестивальнең алдагы 2 этабында районыбыз ветераннары бик уңышлы чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International