Казанда “фәрештәләр йорты” ачылды

2014 елның 3 июне, сишәмбе

Бүген, 3 июньдә республикабызда балалар хосписы ачылды. Аның төзелешенә бөтен республика, бөтен ил белән диярлек акча җыйдылар. Ниһаять, бу учреждение кечкенә пациентларны һәм аларның якыннарын үзендә кабул итә башлый.

 
 

Өметсез авырулар гомеренең соңгы көннәрен-сәгатьләрен тиешле дәва алып һәм яхшы тәрбиядә үткәрсеннәр дигән максат белән оештырыла торган медицина оешмалары бар. Алар хоспис дип атала. Бүген республикабызда ачылган стационар Россиядә икенчесе. Күңел һәм тән җәрәхәтләрен җиңеләйтү максатын йөрткән бу учреждение 12 нәнигә һәм аның гаиләсенә исәпләнгән.

 

Хоспис төзелеше 2011 елда ук башланып киткән иде. Әмма, мәгълүм булганча, бинаны торгызу зур кыенлыклар белән барды. Бу эшне үз карамагына алган Анжела Вавилова исемендәге иҗтимагый хәйрия фондына кешеләргә хосписның үлем йорты түгел икәнен аңлатырга да, матди авырлыклар белән очрашырга да туры килде.

 

Академик Королев урамында урнашкан хосписның төзелешенә 71 миллион сумга якын хәйрия акчалары җыелган. Шулай ук Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов 50 миллион сум бүлеп биргән. Бу акчалар стационарның беренче өлешен төзеп бетерергә мөмкинлек биргән.

 

Беркайчан да терелә алмаячак нәниләрне кабул итәчәк бина хастаханәгә бер дә охшамаган. Хосписның максаты да дәвалау түгел, алда көтелгәнне оныттыру бит. Юкка гына аны игелек, фәрештәләр йорты дип атамыйлар. Уен заллары һәм мәйданчыклары, сенсорлы бүлмәләр, дога кылу урыннары, уенчыклар, күңелле рәсемнәр, якты буяулар – боларның барысы да балаларга калган тормышларын изаланып түгел, ә мөмкин булганча, лаеклы итеп уздырсын дип эшләнелгән.

 

Хастаханәдәге кебек палаталар да юк биредә. Әни һәм бала өчен бар уңайлыклары булган бүлмә гаиләгә үз өендә кебек хис итәргә мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта авыру балаларның газапларын җиңеләйтү өчен дә бар шартлар тудырылган.

 

Рөстәм Миңнеханов хоспис ачылышы тантанасында беренче чиратта зур масштаблы хәйрия проектында катнашкан барлык кешеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

 

- Бүген без игелекле башлангычка старт бирәбез. Монда табиблар ярдәменә һәм якыннары игътибарына мохтаҗ нәниләргә бар шартлар да тудырылган, - дип билгеләде ул.

 

Шул ук вакытта Татарстан Президенты хосписның беренче чираты эшнең башы гына булачагына өметен белдерде. Бизнес вәкилләре, спонсорлар, хәйриячеләр алга таба да хосписны үз ярдәменнән ташламасын иде, диде ул. Хосписка исә Рөстәм Миңнеханов ашыгыч ярдәм машинасы бүләк итте.

 

Хосписның икенче этабы төзелешенә 60 миллион сум кирәк. Бу бина 19 яшьтән 25 яшькә кадәрге сырхаулар өчен булачак һәм үзендә 18 кешене кабул итә алачак.

 
 
Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
Чыганак: http://intertat.ru/tt/
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International