1 июньдә "Бүләк" ял һәм сәламәтлек лагерендә беренче смена башланды.
Ял итүчеләрне гимназия-интернатның 7-11 нче сыйныф укучылары һәм Россиянең төрле төбәкләреннән (алар арасында Кырым республикасы да бар) балалар тәшкил итә. Смена 21 көн дәвам итәчәк.