Урта һөнәри уку йортларына керергә җыенучы егетләрне армиягә алуны кичектерү, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре балаларын кадет мәктәпләренә кабул итүдә ташламалар кертү, бердәм дәүләт имтиханын берничә тапкыр тапшырырга рөхсәт итү — Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов мәгариф өлкәсендә көтелгән үзгәрешләр турында сөйләде.
Илдар Гыйльметдинов сүзләренчә, мәктәпне тәмамлаучы егетләргә һөнәри уку йортларына укырга керергә мөмкинлек бирмичә, аларны армиягә алу дөрес түгел. Бүгенге көндә бу “гаделсезлек”не бетерү буенча закон проекты әзерләнгән. Ул беренче укылышта кабул ителгән һәм инде көзге чакырылышка кадәр гамәлгә керер дип ниятләнә.
- Мондый үзгәрешләр кертүгә Россия Оборона министрлыгы кискен каршы чыккан иде. Имеш, армиягә алынучылар саны кимиячәк. Сүз 30 мең егет турында бара дигән сүзләр дә йөрде. Әмма бу абстракт сан. Гамәлдә, бу канун ул кадәр үк кешегә кагылмаячак. Аннары без бит егетләрне Хәрби көчләрдә хезмәт итүдән азат итмибез, берничә елга армиягә алынуны гына кичектерәбез, - дип аңлатты Илдар Гыйльметдинов.
Мәктәпне бик яхшы билгеләренә генә тәмамлаган укучыларга медальләр бирүне кире кайтару шулай ук мөһим үзгәрешләрнең берсе. Илдар Гыйльметдинов ассызыклап үткәнчә, медаль хәзер укырга кергәндә бернинди өстенлекләр бирми, һәм бу дөрес тә.
- Медальләр югары уку йортына имтиханнарсыз керү мөмкинлеге бирә башлагач, кыска гына вакыт эчендә медаль алучылар исәбе кискен генә 35 меңнән 89 меңгә кадәр арткан иде. Шуңа да медаль алучыларга өстенлекләр бетерелү дөрес дип саныйм. Әмма 11 ел укуда тырышлык күрсәтүчеләрне билгеләп үтү барыбер кирәк.
Өстәвенә, алдагы елларда уку йортлары абитуриентларны кабул иткәндә БДИ нәтиҗәләрен генә түгел, спортта, иҗатта, укудагы уңышларны исәпкә алу турында да сүзләр йөри. Ул чакта медаль өчен дә баллар өстәлер дип уйланыла.
Тиздән бердәм дәүләт имтиханын берничә тапкыр тапшырырга рөхсәт ителәчәк дигән сүзләр ишетелә. Илдар Гыльметдинов бу хакта да аңлатмалар биреп китте. Аның сүзләренчә, бу яңалык бүген-иртәгә кертелмәячәк, әмма киләсе елдан инде укучыларга мондый мөмкинлек бирелер дип ниятләнә. Шулай ук өченче мәҗбүри имтихан – сочинение булачак. Алдагы елларда бәлки тарих буенча да сынау узарга туры килер.
- Укучылар хәзер җентекләп математиканы белән рус телен генә өйрәнә башлады, башка фәннәргә кул селтәп карый. Киләчәктә 5-6 мәҗбүри имтихан бирү кертелсә дә, начар булмас. Элегрәк бит шул кадәр сынауны мәктәптә үткәннәр, аннары укырга кергәндә имтихан тапшырганнар, - дип фикерен белдерде Гыйльметдинов.