Штрафларны – Инфомат аша

2014 елның 3 июне, сишәмбе

ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (uslugi.tatar.ru) һәм “Электрон Татарстан” Инфоматларында җир закончалыкла­рын бозган өчен административ штрафларны түләү буенча яңа төр хезмәт күрсәтелә башлады. Моның өчен Росреестр хезмәтләр –штрафлар түләү бүлегенә керергә һәм постановлениенең номе­рын, түлисе сумманы җыярга кирәк. Бер мәртәбә түләү күләме 15 мең сумнан артып китмәскә тиеш.

РS. Портал һәм Инфоматлар аша сез күчемсез милеккә булган хокукны һәм аның белән алыш- бирешкә бердәм дәүләт теркәвеннән (ЕГРП), күчемсез милек дәүләт кадастрыннан (ГКН) күчермәгә заказ бирергә һәм моның өчен түләүне башкара, хокукны теркәгән өчен дәүләт пошлинасын түли аласыз. Картада якындагы Инфоматны www. uslugi.tatarsran. ru сайтында яки (843)5-114-115 телефоны аша табарга мөмкин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International