Сельдерей халык медицинасында киң кулланыла. Менә аларның кайберләре:
Аллергия. Вак итеп туралган 2 аш кашыгы сельдерей тамырына 1 стакан салкын су салып, 2 сәгать төнәтәбез дә көненә өч тапкыр, ашарга 15-20 минут кала, 1/3 стакан эчәбез.
Гастрит. 30-40 гр сельдерей тамырына 1 литр кайнар су салып, 8 сәгать төнәтәбез. Көненә өч тапкыр, ашар алдыннан, 2шәр аш кашыгы кабул итәбез.
Невроз, йокы бозылу. Көненә өч тапкыр ашарга 20 минут кала 1-2 чәй кашыгы сельдерей согы эчәбез.
Остеохондроз, артрит, артроз. 1 кг сельдерей тамыры һәм яфрагын, 3 лимонны кабыгы белән бергә иттарткыч аша чыгарабыз да караңгы урында 7 көн тотабыз. Төнәтмәне сөзеп, аңа 300 гр бал өстибез һәм суыткычка куябыз. Көненә өч тапкыр берәр аш кашыгы кабул итәбез. Әлеге рецептны ике тапкыр кулланганнан соң, авыруыгыз турында онытырсыз да.