Татар Ямалы авыл җирлегендә Сабантуе бүләген җыю

2014 елның 2 июне, дүшәмбе
31 май көнне Татар-Ямалы авыл җирлегендә Сабантуе бәйрәменә авыл халкыннан бүләк җыю оештырылды. Бүләк җыюда мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм үзенең ак аты белән ат йөртүче Илфар Сайфуллин актив катнаштылар. Баян тавышы, бәйрәмчә бизәлгән ат, милли киемнәр кигән егетләр һәм кызлар авылыбызга ямь өстәделәр. Авыл халкының һәркайсы бүләк җыючыларны якты йөз белән һәм изге теләкләр белән каршы алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International