Актанышта савымчылар, лаборантлар һәм зоотехникларның район конкурсы

2014 елның 30 мае, җомга

Кичә, 29 майда Иске Байсар авылы җәйләүендә Актаныш районы терлекчеләренең һөнәри конкурслары булып узды. Анда барлык хуҗалыкларның савымчылары, лаборантлары һәм зоотехниклары катнашты.Әлеге конкурсларда терлекчеләр һәм белгечләр теоретик белемнәре һәм гамәли күнекмәләре буенча көч сынаштылар. Аларның эшенә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов башлыгындагы комиссия бәя бирде.

 
 

Кискен көрәш нәтиҗәләре көннең икенче яртысында гына билгеле булды. Савымчылар арасында абсолют батыр булып “Ташкын” хуҗалыгыннан Ләйлә Нәҗмиева танылды, аңа бүләккә төп приз-индивидуаль савым аппараты бирелде. Беренче урынга “Алга” хуҗалыгыннан Роза Хуҗагалиева чыкты, 2-3 урыннарны “Тамыр”, “Чишмә” хуҗапыкларыннан Саҗидә Әбударова, Ландыш Вәлиева яуладылар.

Лаборантлар арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: 1. Гөлфәрия Солтанова (“Ташкын”). 2.Гөлгенә Гайнетдинова (“Әнәк” агрофирмасы). 3.Ришат Әхмәтов (“Чишмә”). Ә менә зоотехниклар арасында Республика конкурсында җиңүче булган “Чишмә”хуҗалыгыннан Айрат Мөхәмәтдиновка тиңнәр табылмады. 2-3 урыннарны “Ташкын”, “Тамыр” хуҗалыкларыннан Шәрифҗан Солтанов Һәм Әлфәрит Харисов бүлештеләр.

 

Барлык урыннарны карап тикшергәннән соң, “Ташкын” хуҗалыгы командасының 1 урынга чыгуы билгеле булды, 2 урында-“Чишмә” хуҗалыгы, 3 урында-“Башак” хуҗалыгы.Актаныш муниципаль район башлыгы Фаил Камаев җиңүчеләрнең барсына Диплом, Мактау грамоталары , кыйммәтле бүләкләр тапшырды


 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International