Бүген, 30 майда Иске Байсар авылы янындагы палаткалы шәһәрчектә укучыларның хәрби җыеннары төгәлләнде. Биш көнлек җыенда районның 10 мәктәбеннән X сыйныф Һәм технологик техникум укучылары катнашты. Армия яшенә җитеп килүче 116 егет белән 17 педагог эшләде. Җыен белән район мәгариф идарәсе баш белгече Камил Әмиров җитәкчелек итте.
Монда булачак солдатлар кыр шартларында тәүге хәрби сынау-чыныгу алдылар. Спорт, ОБЖ чаралары узды, район хәрби комиссары Фәрит Усманов җитәкчелегендә “АКМ” автоматыннан да атып карадылар. Күбрәк армия тормышына бәйле элементлар: стройда йөрү буенча әзерлек, топография, марш-бросок, тактик әзерлек чаралары булды
Җыенны ябу тантанасында хәрби биремнәрне төгәл, җитез башкарган егетләргә хәрби комиссариатның Мактау грамоталары тапшырылды.
.jpg)