Бәйрәм бик күңелле үтте. Авыл җирлеге башлыгы Харисов Рәсүл абый район олимпиадаларында призер булган Закирҗанова Фирүзә ( рус һәм татар телләре) һәм Фазлыев Алгинатларга үзенең шәхси акчалата призын тапшырды. Бәйрәмдә район вәкиле буларак катнашкан 9 санлы ПМК директоры Шакиров Абугали абый да район башлыгы котлауларын җиткергәннән соң, бүләкләрен укучыларга тапшырды. "Әнәк" агрофирмасының Кормаш бүлекчәсе җитәкчесе Флүс Фәрхетдинов та буш кул белән килмәгән, ул да укучыларга уңышлар теләп, бүләкләрен тапшырды. Сүзне килгән кунаклар, ата-аналар, класс җитәкчесе дәвам итте.
Быел безнең мәктәпне 4 укучыбыз тәмамлый. Алар 4се дә бу уку елын "4"-"5" билгеләренә тәмамлый, ә Закирҗанова Фирүзә гел бишлегә генә дә әле. Татар теленнән бердәм республика тестын укучыларның барысы да "5" ле билгесенә тапшырдылар. Ә алда тагын да катлаулырак сынаулар көтә. Бу сынауларда да укучыларыбызга уңышлар телибез.
Уважаемые граждане! От ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан» поступила:
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений
с 12 час. до 20 час. 20 мая 2026 г.
Днем и вечером 20 мая на территории Республики Татарстан в отдельных районах ожидается гроза с кратковременным усилением ветра 15-20 м/с, возможен град.
Уважаемые граждане! От ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан» поступило:
Штормовое предупреждение
об аномально-жаркой погоде
на территории Республики Татарстан
В период с 16 по 22 мая 2026 г. на территории Республики Татарстан ожидается аномально-жаркая погода со среднесуточными температурами воздуха на 9-11° выше нормы, с максимальными температурами воздуха в этот период от +26 до +33°.