Яшермим: моңарчы кадетлар мәктәбе дигәннәренә бераз шикләнеп, нинди файдасы бар инде аның, дип сагаеп карый идем. Һәр нәрсәне шик иләгеннән үткәр, дип Маркс бабабыз өйрәтеп калдырды бит. 24 май көнне Актаныш районының Кәзкәй авылындагы Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемен йөртүче кадет интернат-мәктәбенең “Соңгы кыңгырау” бәйрәмендә катнашкач, фикерем үзгәрде.
Әүвәл район үзәгендәге һөнәр училищесы янәшәсендә, шуңа бер терәк, укучылар әзерләүче уку йорты булыр дигән өмет белән дә ачкан булганнар аны. Әмма дүрт ел элек мөстәкыйль булырга тиешлеген аңлап һәм Кәзкәй балаларына үз авылларында урта белем алу мөмкинлеген саклап калу өчен бирегә күчергәннәр. Шул уку елында, күрсәткечләре яхшырмасмы дип, кайчандыр шушы авылда укытып киткән, җитәкче урыннарда эшләп шактый тәҗрибә туплаган Илсур Ялаловны директор итеп билгеләгәннәр. Ул вакытта район башлыгы булган, хәзерге мәгариф министры Энгель Фәттахов та, Актаныш районы хакимиятенең бүгенге башлыгы Фаил Камаев та канәгать аның эшчәнлегеннән: мәктәп республика күләмендә алдынгылар сафында икән. Дивардагы Рәхмәт хатлары, яулаган уңышлары өчен кадетларга бирелгән дипломнар шул хакта сөйли.
Менә тантаналы минутлар җитте. Кадетларны уку елы тәмамлану – “Соңгы кыңгырау” бәйрәме белән район хакимияте вәкиле, мобилизацияләү бүлеге җитәкчесе Нәсим Заһретдинов, Актаныш хәрби комиссариаты башлыгы Фәрит Усманов, “Көмеш кыңгырау” республика балалар газетасы баш мөхәррире Факил Сафин һәм башка кунаклар, мәктәп җитәкчеләре котлады. Уку, спорт алдынгыларына истәлекле бүләкләр, дипломнар тапшырылды. Кадетлар үз чиратында хәрби күнекмә-осталыкларын, тигез сафларда төз, горур басып йөри белүләрен, җыр-биюгә сәләтле икәнлекләрен күрсәттеләр. Күмәк биюләрне кую һич тә җиңел булмагандыр, дип тел шартлаткач, бездә бөтен кадет бии, дип җаваплады укытучылары. Тантана тәмамлангач, укучыларның уй-фикерләрен, киләчәккә булган ниятләрен белештек. Район читендәге Киров авылыннан килеп белем алучы, унберенче сыйныф укучысы Ирина Давыдова ел укучысы дип билгеләнгәнгә, иң әүвәл аңа мөрәҗәгать иттек. Яхшы билгеләргә генә укучы Ирина – унберенчене тәмамлаучы өч бөртекнең берсе – быел Казанда Президентның Чыршы бәйрәмендә катнашкан, хәрби-патриотик тәрбия буенча бәйгеләрдә даими катнашып, күркәм казанышларга ирешкән, татар теле һәм әдәбияты буенча район күләмендә беренчелекне алган туташ икән.
– Исәбем – Чаллыдагы медицина көллиятенә укырга керү. Аны тәмамлагач, Алла боерса, Казандагы медицина университетына барырмын дип торам. Математика белән физикадан “дүртле” генә бит. Ул фәннәрне ныклап өйрәнәсем бар. Классташларым Илгиз белән Назарбәк техникумнарда укырга җыена. Башта хәрби киемнәренә, мәктәптәге тәртипкә кызыгып барган идем. Биредә оештырыла торган бөтен түгәрәкләргә диярлек йөрдем, – дип сөйләде ул безгә. Бу туташка карап сокланмый мөмкин түгел. Ул үзе Оренбург өлкәсендәге Александровка районының Петровский авылында туып үскән. Дүртенче сыйныфта укыганда әнисенең туган җиренә – Киров авылына күчеп кайтканнар. Менә алтынчы сыйныфтан башлап биредә.
Илдар Нәҗмиев исә – кадет мәктәбенең унынчы сыйныф укучысы, Кәзкәй егете. “Кадет мәктәбендә миңа информатика, биология, тарих фәннәре бик ошый. Якын булганга да монда калдым инде. Башка классташларым Актанышның беренче, икенче мәктәбендә, һөнәр училищесында укый. Бездән Актанышка ун гына чакрым. Укып бетергәч, программачы булырмын яки гадәттән тыш хәлләр системасында эшләрмен дип торам. “Дүртле”-“бишле”гә укыйм. Урыс теленнән генә “өчле” чыкмагае дип торам. Әле былтыр турникта бер генә мәртәбә дә тартыла алмый идем. Быел унбер тапкыр тартыла башладым, йөгерү түгәрәгенә йөри башлауның файдасы бу. Әле менә атна башыннан хәрби уеннарга – бишкөнлеккә китәчәкбез, – дип ихлас сөйләште Илдар. Алсу Шәрәфетдинова да – Кәзкәйнеке. Җиденче сыйныф укучысы Алсу мәктәпнең иң оста биючесе булып танылды.
– Мин бию, театр, кул эшләре, йөгерү түгәрәкләренә йөрергә яратам. Быел татар биюе, вальс, кадет маршы өйрәндек. Кемгәдер, бәлки, кызларның кадет мәктәбендә укуы сәер тоеладыр. Минем үземә ошый. Ике генә “дүртле”м бар. Укып бетергәч, медицина уку йортында укырга хыялланам, – дип Алсу да безгә табибә булырга хыяллануын җиткерде. Шунысы гыйбрәтле: монда укучы йөз баланың утыз алтысы – кызлар.
Минемчә, бүгенге мәктәп-гимназияләрдә хезмәткә өйрәтү, чын ир-ат тәрбиясе җитми. Кадет мәктәбендәге укытучы-укучы мөгамәләләрен, андагы кыяр-помидор теплицаларын күргәч, бәрәңге, кишер, чөгендер, кәбестәне дә үзләре җитештергәннәрен, кышын кар көрәп, җәен чүп утап, су сибеп торганнарын, тәртип-пөхтәлек өчен дә укучылар җаваплы икәнлеген белгәч, биредә әлеге хилафлыклардан котылганнар икән дип нәтиҗә ясадык без. “Кадет мәктәбенең төп бурычы – хәрби-патриотик тәрбия бирү, армия хезмәтенә әзерләү, укучыларда оешканлык, эчке тәртип булдыру. Әмма турыдан-туры махсус хәрби уку йортына керергә әзерләүне аңлатмый бу”, – дип сөйләде Илсур әфәнде. Шактый гына яшүсмергә яхшы уку өчен таркаулык, вакытны дөрес бүлә белмәү комачаулый, җаваплылык хисе җитми. Кадет мәктәбе нәкъ менә шул сыйфатлардан арынырга булыша. Директорның бер генә тәмәке тартучы булмавы белән горурлануы да бик яхшы аңлашыла. Сер түгел бит: күп кенә мәктәпләр янында укудан чыгуга яки дәрескә кергәнче көйрәтеп торучы егет-кызларга юлыгасың.
Шунысы кызык: Актаныш районының үзеннән генә түгел, Ютазы, Әлмәт, Мөслим, Чаллы якларыннан да килеп укыйлар икән биредә. Билгеле, яхшы аты таралмаса, килмәсләр иде.
«Ватаным Татарстан» материаллары буенча