"Бер күрешү-үзе бер гомер" -Чуракай китапханәчеләре очрашуы.

2014 елның 29 мае, пәнҗешәмбе
27 май, Китапханәчеләр көнендә, Чуракай  авыл  китапханәсендә төрле  елларда  авыл  китапханәсендә  эшләп  чыккан китапханәчеләр  катнашында  "Бер күрешү  - үзе  бер  гомер"исемле  очрашу  кичәсе үткәрелде. Бүгенге  көндә  төрле  җирләрдә,  төрле  эшләрдә  эшләсәләр  дә  алар   Чуракай  авыл  китапханәсенә  очрашуга  теләп  килделәр. Рәхмәт  аларга! Меңнәр  авылыннан Миләүшә Наил  кызы  Камалова,  Әмәкәй  авылыннан  Ландыш  Мөдәрис  кызы Нәбиева,  Чуракайдан  Гөлгенә  Фәнис  кызы Гарипова, Зилә  Мөдәрис  кызы  Латипова,  Һ. б. Очрашу, күнелдә калган  истәлекләр  белән  уртаклашу бай  чәй  өстәле  артында  барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International