Кичә, 28 майда “Актаныш таңнары” газетасы мөхәррияте бинасында «Агыйдел дулкыннары» әдәби берләшмәсенең чираттагы утырышы үткәрелде.
Утырыш әдәби берләшмәнең иң актив әгъзаләреннән берсе, берләшмәнең озак еллар рәисе булып торган, күп кенә китаплар авторы Фәнәвис Дәүләтбаевны тәбрикләү белән башланып китте. Фәнәвис Дәүләтбаев шушы көннәрдә генә Татарстан Язучылар Берлегенә кабул ителде, аннары аның “Елмаеп, көлеп кенә” дигән китабы да әле генә дөнья күрде.
Әдәби берләшмәдә олпат язучыбыз, өлкән журналистыбыз Әмирҗан Моталлаповның 80 яшьлек юбилеен үткәрүгә әзерлек тә җентекләп тикшерелде.