Беренче БДИда катнашучылар нәтиҗәләрне 6-9 июньдә белә алачак

2014 елның 28 мае, чәршәмбе

Россиядә 26 майда узган беренче БДИда катнашучылар нәтиҗәләрне бердәм дәүләт имтиханының рәсми порталында 6-9 июньдә белә алачак. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт җитәкчесе ярдәмчесе Сергей Шатунов хәбәр итте.

Быел бөтен ил буенча 770 мең кеше бердәм дәүләт имтиханы тапшыра. Беренче БДИ сайлау буенча – география һәм рус әдәбиятыннан иде.

"Мәгариф" журналы сайты материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International