Кызыл утка борылырга ярыймы?

2014 елның 28 мае, чәршәмбе
 

Тиздән Татарстанда юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелергә мөмкин. Россиянең Транспорт министрлыгы светофорда кызыл ут янып торган вакытта уңга борылуны рөхсәт итә торган проектны карый.

 
 

Әгәр дә министрлык вәкилләре бу проектны уңышлы дип тапса, әлеге яңа кагыйдә Россиянең һәрбер төбәгендә кертеләчәк, дип белдерә Мәскәү шәһәренең ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Евгений Ефремов. Хәер, үзгәрешне тормышка ашыру өчен кирәкле документларны булдыру күпме дәвам итәчәге әлегә билгесез.

 

Мәскәүдә светофорның кызыл утына уңга борылышны рөхсәт итү белән бәйле экспериментны уздырып караганнар икән инде. Нәтиҗәдә, әлеге юл чатларында аварияләр саны артмавы ачыкланган.

 

Татарстан ЮХИДИ идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бу проектның төп максаты – юл киселешләрендәге машина тыгылышларын киметү. Татарстанда исә зур бөкеләр хасил итә торган андый юл чатлары юк диярлек. Шулай да, әгәр Россиянең Транспорт министрлыгы юл йөрү кагыйдәләренә әлеге төр үзгәрешне кертә калса, бу ысул Татарстан шәһәрләрендә дә кулланыла башлаячак.

 

- Бездә юл чатларын машина тыгылышларыннан арындыру максатыннан башка ысул кулланыла. Игътибар иткән булсагыз, кайбер чатларда уңга таба китәсе машиналар юл чатына кадәр барып җитмичә борыла. Әйтергә кирәк, бу алым шактый уңышлы файдаланыла, - дип аңлаттылар безгә Татарстанның ЮХИДИ идарәсендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International