Югалган авылларга игътибар арта

2014 елның 27 мае, сишәмбе

Актаныш егете Илназ Шәрипов зур эшкә тотынган. Ул югалган авылларны барлап, туплап, җыелган мәгълүматны үзе ясаган интернет-сайтка урнаштырып бара.

 
 

Беренче карашка, халкы, йортлары бетеп, җир йөзеннән юкка чыккан авылларны барлау – галимнәр эше. Әмма мәгълүматлар табып, аларны интернетка урнаштыру эше белән 27 яшьлек, бернинди фәнни дәрәҗәсе булмаган информатика укытучысы шөгыльләнә башлаган. “Киләсе буынга тарихны тапшырып калдырасы килә. Андый сайтлар әлегә бөтенләй дә юк, шуңа күрә югалган авыллар турындагы мәгълүматны бөтендөнья “пәрәвезенә” кертеп калдырасым килә”, - дип сөйләде безгә Илназ Шәрипов.

 

Илназ сүзләренә караганда, ул бу эшчәнлектән бернинди акчалата табыш та, файда да көтми. Киресенчә, киләчәктә әле бу эшчәнлек чыгымнар да таләп итәчәк икән.

 

- Хәзерге вакытта интернет-ресурс түләүсез, сәхифәнең “пробный” нөсхәсе генә. Соңрак, мәгълүматлар күләме билгеләнгән чиктән артып китсә, сайтның домен исемен сатып алып, аның өчен ел саен акча түләп барырга туры киләчәк, - дип сөйләде егет.

 
 
 

Илназ Шарипов Актанышның бер мәктәбендә укытучы булып эшли. Югалган авыллар турында мәгълүмат тупларга мөгаллимгә аның укучылары булыша. Сайтка яңалыклар өстәп торырга махсус бер укучы да билгеләнгән. “Ресурсны декабрь аенда эшләтеп җибәрдек, төп ярдәмчеләрем – укучылар”, - дип сөйләде яшь остаз.

 

- Моннан 1-2 ел элек Яшьләре форумы кысаларында үзебезнең районның бер юкка чыккан авылның зиратын чистартырга бардык. Шунда мондый авыллар күпме икән, бу хакта интернетта нәрсә табырга була икән дип кызыксындым. Эзләнүләрем нәтиҗәсез булганлыктан, шундый сайт ачу теләге ул вакытларда ук барлыкка килгән иде, - ди Илназ.

 

Бүгенге көндә сайтта урнаштырылган авыл исемнәренең төгәл саны юк. Актаныш белән Азнакай районнарыннан гына да 100дән артык авыл турында мәгълүмат табылган.

 

Сайтта егет үзе җыйган материаллардан тыш, социаль челтәрләрдә утыручы гади авыл халкыннан килгән белешмәләр дә бар. Илназ район хакимиятләре белән дә үзара элемтәләрне ныгытырга алынган: район башлыкларына шушы уңайдан хатлар юллаган. “Кайбер районнардан җаваплар килде, шуларны эшкәртү белән шөгыльләнәм хәзер. Чистай һәм Зәй районыннан әзер мәгълүматларны июньгә җибәрергә ышандырдылар”, - ди егет.

 
Галимнәр дә эшкә тотынмакчы
 

Татарстанның югалган авылларына багышланган бердәнбер сайтны гади мәктәп укытучысы эшләсә дә, киләчәктә республикада тагын бер интернет-ресурс булдырырга җыеналар.

 

2014-2020 елларда Татарстанның дәүләт телләре һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерүгә багышланган махсус дәүләт программасы нигезендә борынгы атамаларны барлау буенча да эшләр башланып китте, дип белдерде безгә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни эшчәнлек буенча директор урынбарсары Олег Хисамов.

 

Галим сүзләренә караганда, әлеге программада Татарстан топонимнарының электрон картотекасын булдыру да каралган. Яңа сайтта авыл, торак пункларның исемнәре генә түгел, ә аларның кыскача тарихы, башка төрле кызыклы мәгълүмат та урын алачак. Бүгенге көндә булган материаллар эшкәртелә, сайтны ясау эшләренә дә тотынмакчылар. “Илназ Шәриповның сайты һәвәскәр чыганак булуы күренеп тора, без үзебезнең сайтны махсус белгечләргә эшләтеп, чыганаклары күрсәтелгән фәнни басма итеп эшләргә җыенабыз”, - дип белдерде Олег Хисамов.

 

Авыл, елга, күл, калкулык һ.б. объектларының исем-атамаларын өйрәнүче топонимист галим Олег Хисамов үз теләге белән югалган авылларны барлау, туплау белән шөгыльләнүче егетнең эшчәнлеген хуплый. “Үз тарихын, үткәнен белергә теләүчеләр, кызыксынучылар бар икән – бу бик әйбәт. Безнең өчен дә әлеге сайт күпмедер дәрәҗәдә ярдәмлек булачак. Хәер, монда китерелгән мәгълүматларны фәнни яктан тикшерү зарур”, - ди галим.

 
 
Алена НИЗАМОВА
intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International