Янгын куркынычы зур булу сәбәпле 16 майдан гражданнарның урманда булуына һәм урманчылык территорияләренә транспорт белән керүенә чикләү кертелә.
ТР урман хуҗалыгы министрлыгы үз учреждениеләрендә тәүлек буена дежурлык оештыра, урман массивларында, Россия ЭЭМ органнары хезмәткәрләрен дә тартып, патрульлек итү көчәйтелә. Чикләү 21 календарь көн дәвам итәчәк.