26 май көнне Яңа Кормаш авылының “Газиз” мәчетендә “Әлифба” бәйрәме уздырылды. Бәйрәмдә 25 кеше катнашты.
Ел буе мәчеттэ белем алган укучы балалар, хатын-кызлар барлыгы 11 кеше иде. Аларны дин сабакларына төшенергэ Нур хэзрэт Хөсәенов өйрэтте.Белем алган шәкертлэр үзлэре өйрөнгөн сүрэлэрне укыдылар, дини кроссвордлар чиштелэр. Бәйрэмдә шулай ук Нур хэзрэт Хөсэсенов, Мөнәвир хәзрэт Миркасимов вәгазьлэр, коръәннэн сурәлэр укыдылар. Авыл жирлеге башлыгы Рәсүл Харисов мәчеткэ укырга йөрүчелэргэ аларның укытучыларына рәхмэтлэрен белдерде, килэсе елга тагын да күбрэк укучыларның укуга йөрүләрен теләде хэм укырга йөргэн егет-кызларга истәлек бүләкләре тапшырды.
Бәйрәм өстэл табыны артында дәвам итте Өстәл мул итеп әзерләнгән иде. Өстэлгэ җилэк-җимеш, яшелчэ ише сый-нигъмэтләрне Татар-Суксуы авылы ”Ләйсән” кибете хуҗасы Эльвира Шәрәфетдинова ярдәме белән куелган иде.Бәйрәмгэ хэркем кучтэнэчлэр белэн килгэн иде, алланың рэхмэтлэре яусын бу кучтэнэчлэр өчен!