Саннар ни сөйли

2014 елның 26 мае, дүшәмбе

– Елның 4 ае төгәлләнде. Терлекчелек тармагындагы төп максатлар үтәлеп бара, – дип искәртте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов 15 май көнне “Яшьлек“ мәдәни үзәгендә терлекчелек тармагының апрель ае нәтиҗәләренә багышланган чираттагы киңәшмәдә.

 
Мал саннары

Төп максатларның берсе – мал санын арттыру һәм, шул сәбәпле, продукция җитештерүне биегрәк баскычка кую. Саннарга карасак, 1 майга хуҗалыкларда эре мал саны 33 меңгә якынлашты (шуның 11 меңгә якынын сыерлар тәшкил итә). Ел башыннан район буенча эре мал саны 436га, ә узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 805 башка арткан. Әлеге өлкәдә аеруча “Башак“, “Ташкын“ хуҗалыклары, “Әнәк“ агрофирмасының эшчәнлеген уңай яктан телгә алырга була. Ай эчендә исә терлекләр саны 58гә арткан һәм бу санда төп өлешне “Янаул“, “Башак“, “Саф“ күрсәткечләре били.

Апрель аенда 1096 бозау алынып, 1095 мал чыгымга чыгарылган. Шуның 46сы хуҗалык ихтыяҗы өчен чалынган, 600гә якыны сатылган һәм ит комбинатларына озатылган, ә уртача 86 килограмм авырлыкта 64е җан тәслим кылган.

 
Сөт җитештерү

Ел башыннан район хуҗалыкларында 153162 центнер сөт җитештерелгән. Узган елга караганда, 6 центнердан артыграк ул һәм 4 процент үсешне билгели. “Алга“ хуҗалыгында әлеге сан – 38 процент, “Таң“, “Нигез“, “Чишмә“, “Башак“ хуҗалыкларында 1 дистәдән артыграк. Апрель аенда 40 мең центнердан артыграк сөт савылган. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 1405 центнерга артыграк. Үсеш, шулай ук, 4 процент. Хуҗалыклар арасында караганда, айлык үсеш “Алга“ хуҗалыгында – 32, “Саф“ хуҗалыгында – 31, “Башак“, “Таң“, “Нигез“ хуҗалыкларында 9-16 процент тәшкил итә. “Нива“, “Нур“ хуҗалыкларының күрсәткечләре узган ел саннарыннан түбән.

 
Акча кереме

Терлекчелек тармагына ел башыннан алып 391 млн 184 мең сум акча кергән. Янә 2013 елның шушы чоры белән чагыштырганда, 100 млн сумга артыграк ул. Гомуми үсеш 35 процент тәшкил итә. Әлеге санны акча керемен 60-80 процент арттыруга ирешкән “Алга“, “Таң“, “Нигез“, Нур Баян исемендәге хуҗалыклар билгели. “Чиялек“, “Нива“, “Саф“, “Янаул“ хуҗалыклары бу өлкәдәге уңышлары белән мактана алмый.

Билгеле, акча кеременең үсешенә сөткә бәя арту нык тәэсир итте. Шул сәбәпле, ел башыннан кергән миллион сумнарның төп өлеше, төгәлрәк әйтсәк, 90 млн 680 сумы – бәя хисабына. Продукция арттыру хисабына исә хуҗалыклар 14 млн сум гына алуга ирештеләр.

Акча кереме белән беррәттән, уртача хезмәт хакының күләме дә арта. Район буенча узган елга караганда 11 процент үсеш биреп, 12274 мең сум тәшкил итте ул. Саннарның никадәр дөреслеккә килүен, хәер, хуҗалыкта хезмәт куйганнар гына ачык беләдер, чөнки саннарның һәм сумнарның күләме хуҗалыкта икътисадны көйләгән белгечләрнең намусына бәйле. Шуңа да әлеге өлкәгә кагылу урынсыздыр.

Кыскача

Хуҗалыкларда 10574 сыерны 248 савымчы сава (уртача 1 савымчыга 43 баш туры килә ул). Район буенча 1 савымчы ай эчендә 230 мең сум акча кертә һәм уртача 14600 сум хезмәт хакы ала (керемнең 4,9 процентын). “Әнәк“ агрофирмасында, “Ташкын“ хуҗалыгында 1 савымчы хуҗалыкны 400 мең сумга, Нур Баян исемендәге хуҗалыкта 300 мең сумга баета.

 

Руслан УСМАНОВ язмасы ( “Актаныш таңнары” газетасы)

 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International