Актанышта Сабан туена ныклы әзерлек бара

2014 елның 26 мае, дүшәмбе

Ирмәш авылы янындагы бәйрәм үтәсе үзәнлектә күп кенә корылмалар алдагы еллардан сакланып килде. Чынлыкта биредә олы бер Сабантуй авылы барлыкка килде дип әйтергә була. Бүген анда чистарту, буяу, төзекләндерү, өстәмә корылмалар булдыру эшләре бара.Муниципаль район башлыгы Фаил Камаев монда һәр атнаның сишәмбесендә Сабантуйны оештыру комиссиясенең утырышын үткәреп, әзерлек эшенең барышын ныклы контрольдә тота.

 

Соңгы берничә елда Сабантуйның ат чабышлары яңартылган  ипподромда уза. Анда да зур әзерлек эшләре бара. Ә мәдәният хезмәткәрләре, спорт ярышларын оештыручылар бәйрәмне күңелле ял, кызыклы, мавыктыргыч уен һәм бәйгеләр белән баету өстендә эшлиләр. Быел безгә зур кунаклар-Төркиянең тугандаш шәһәре Чайжумадан делегациянең  килүе көтелә.

 

 Сабантуйда исә райондашлар белән бергә кайткан кунаклар да көч сынашыр. Җиңүчеләрне саллы бүләкләр көтә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International