Бүген, 26 майда Иске Байсар авылы янынндагы аланда укучыларның хәрби җыеннары башлана. Биш көнлек җыеннарда районның 10 мәктәбеннән X сыйныф Һәм технологик техникум укучылары катнаша. Армия яшенә җитеп килүче 116 егет белән 17 педагог эшли. Җыен белән район мәгариф идарәсе баш белгече Камил Әмиров җитәкчелек итә.
- Хәрби җыеннар узган атна ук ачылды, дисәк тә ялгыш булмас. Чөнки егетләргә мәктәпләрдә ике көн хәрби теория нигезләрен тагын бер кат ныгыту мөмкинлеге тудырылды. Ә хәзер кырда хәрби әзерлек күнегүләре үтәбез, теорияне практикада ныгытабыз. Режим армиядәге кебек катгый куелган, егетләр үз вакытында киемнәрен, урын-җирләрен тәртипкә китерергә, һәр биремне үз вакытында эшләргә өлгерергә тиеш. Кырда исә дошманга һөҗүм ясау, оборонада тору серләре төшендерелә, автоматтан төз ату, аны сүтеп-җыю, патроннар белән тулыландыру, граната ыргыту гамәлдә сынала. Хәрби-спорт төрләрендә булачак солдатлар куелган нормативларны үтәргә бурычлы, - ди Камил Әмиров.
Җыенны ябу тантанасында хәрби биремнәрне төгәл, җитез башкарган егетләргә хәрби комиссариатның Мактау грамоталары тапшырылачак.