Татар Ямалы мәктәбендә "Соңгы кыңгырау" чыңлады

2014 елның 24 мае, шимбә
24 май көнне Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбендә чыгарылыш класс укучылары өчен соңгы тапкыр мәктәп кыңгырауы чыңлады.Чыгарылыш класс укучыларын мәктәп җитәкчесе Мосалия Закирова,район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Миләүшә Гиләева, Татар Ямалы авыл җирлеге башлыгы Роберт Нуриев, "Чиялек" хуҗалыгы җитәкчесе Хәмзә Гилмутдинов  бу дулкынландыргыч вакыйга белән котладылар. Ата-аналар исеменнән Рушания Мусина чыгыш ясады. Чыгарылыш класс укучылары мәктәп коллективына үзләренең рәхмәтләрен белдерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International