"Соңгы кыңгырау" бәйрәме

2014 елның 24 мае, шимбә
Мәктәп, мәктәп... Һәр кеше өчен дә кадерле, һәр кеше өчен дә изге булган сүзләрдер бу. Чөнки бу тормышта һәркем мәктәп дигән олы тормыш баскычын уза. Балалык, яшүсмер еллары, беренче тәҗрибә туплау чоры да шушы мәктәп вакытына туры килә. Мәктәптәге вакытны күңелле һәм нәтиҗәле итеп үткәргән кешеләр олы тормыш юлына аяк басканда да югалып калмыйлар, үз сукмакларын, үз юлларын таба алалар. Чөнки мәктәп дигән мәгарәдә алынган белем һәм тәрбия синең гомерлек юлдашың, маягың, нигез ташың булачак. Аккан сулар кебек еллар үтә, Һич туктатып булмый вакытны.

 Әлеге уку елында 9 сыйныфны 9 укучы, 11 сыйныфны 1 укучы тәмамлый. Әйе, әле кайчан гына нәни кулларына чәчәк бәйләмнәре тотып, зур өметләр белән шушы мәктәп бусагасын атлап кергәннәр иде алар. Алар һәрберсе үзенә бер дөнья, үзенә бер шәхес. Класслары белән сәләтлеләр: спортта да, сәнгатьтә дә, укуда да гел алдынгы булдылар.

 Бәйрәм уңаеннан үзләренең котлау сүзләрен мәгариф идарәсе башлыгы Васил Салихов , хуҗалык җитәкчесе Рәухат Салихҗанов ., җирлек башлыгы Инсия Хайдарова  һәм мәктәп директоры Ямиев Р.Ф. җиткерделәр. Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары. Сезнең өчен бүгенге бәйрәм бераз сагышлы да, бераз шатлыклы да. Сезне аңларга була. Сезнең алда яңа юл. Ул юл сезне көтә, ул юл сезне алга дәшә, ул юл сезне чакыра , яңа эшләргә әйди. Ләкин кайда гына булсагыз да, көн саен мәктәбегезгә илткән сукмакны онытмагыз
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International