Бүген Бурсык төп гомуми белем бирү мәктәбендә 9 нчы сыйныф укучылары өчен "Соңгы кыңгырау" чыңлады .Бәйрәмдә барлык укучылар, укытучылар, ата-аналар ,килгән кунаклар катнашты. Җирлек башлыгы Флүрә Мингазетдинова балаларга үзенең изге теләкләрен җиткерде. Барлык ата-аналар исеменнән Гөлшат Шарипова мәктәп коллективына рәхмәтләрен җиткерде, балаларга изге теләкләрен теләде.