Бүген, 23 майда Башкортстанның Агыйдел шәһәре хакимияте башлыгы Олег Крысин шәһәр делегациясе белән берлектә Актанышка эшлекле сәфәр белән килде. Аларны Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев район Советында кабул итте, шуннан соң кунаклар район башкарма комитеты бүлекләренең эше белән таныштылар, район үзәгенең төрле урыннарын карап йөрделәр.
Олег Крысин Актанышта күргәннәре белән бик канәгатъ булуын белдерде, киләчәктә 2 район арасындагы дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытырга, шул уңайдан 12 июньдә Агыйдел шәһәре көнен бергәләп үткәрергә чакырды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)