Тәкъдим ителүче эш урыннарының күплеген искә алып, Актаныш халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 22 май көнне үзенең офисында вакансияләр ярминкәсе үткәрде. Анда барлыгы 6 оешма – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, “Нива” ҖЧҖ, "Дуслык" ҖЧҖ, шәхси эшмәкәрләр Муртазин А.Г., Муртазин Н.Г., район ветеринария берләшмәсе катнашты.
Актаныш халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең җитәкчесе Ленар Нәҗмиевның сүзләренә караганда, анда 12 кеше эш сорап мөрәҗәгать иткән, аларның икесенә агроном, инженер белгечлеге буенча эш тәкъдим ителгән.
.jpg)
.jpg)