Актанышта Гамил Афзал укулары башланды

2014 елның 23 мае, җомга

Актаныш сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта III республикакүләм Гамил Афзал укулары башланды.Анда Актаныш районыннан 49 укытучы, шулай ук Татарстанның 10 районыннан һәм 5 шәһәреннән делегацияләр катнаша.

 

Форумны ачу тантанасында чыгыш ясап, район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ландыш Шамсунова Гамил Афзал иҗатының күпкырлы булуына басым ясап, укуларда катнашучыларга уңышлар теләде. Җыенның эшендә Габдулла Тукай бүләге ияләре Илфак Ибраһимов, Вахит Имамов һәм драматург Данил Салихов катнашалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International