Мәдәният елы уңаеннан

2014 елның 22 мае, пәнҗешәмбе
Чаллы шәһәрендә Татарстанда "2014 - Мәдәният елы" уңаеннан Яр Чаллы китапхәнәләр челтәренең 12 филиалы Мирас клубы, "Көмеш кыңгырау" газетасы белән берлектә оештырылган "Мирасы бар халыкның- киләчәге бар" укучылар арасында үткәрелгән бәйгедә 8 класс укучысы Лилия Акмалова 1 урын яулады, 1 дәрәҗә диплом һәм истәлекле бүләккә лаек булды. (Укытучысы Акмалова А.), "Милли бәйрәм" номинациясендә 3 класс укучысы Зәйнәшева Элина (укытучысы Вахитова З.), Муллагалиев Айназ (укытучысы Муллагалиева Г.), 4 класс укучысы Давлетов Данияр (Давлетова З.)  җиңүче дипломына һәм 2013 елның ноябрь аенда Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы һәм аның җәмәгате Гөлсинә Габделхат кызы тарафыннан уллары Ирек рухына дога өчен бастырылган "Коръән" китабына ия булды. Укучылар һәм укытучылар "Көмеш кыңгырау" газетасының Рәхмәт хаты һәм сертификаты белән бүләкләнделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International