Көңгерә-2014

2014 елның 21 мае, чәршәмбе

Халыкара математик уен – “Көңгерә-2014”

Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары төрле бәйгеләрдә катнашып килә.

Быелгы уку елында Халыкара математик уен – “Көңгерә-2014”дә 57 укучы катнашты.  Ә 6нчы сыйныф укучысы Фәрдиев Тимур (укытучысы Гыйльфанова Ф. Ә.) һәм Иске Балтач филиалының 4нче сыйныф укучысы Вәкилова (укытучысы Юнусова Г.Г.) район күләмендә 1нче урын алдылар.

“Яшьләрнең физик чемпионаты” бәйгесендә 7нче сыйныф укучылары  Мадъярова Регина  III дәрәҗә һәм Шәмсетдинов Разил I дәрәҗә региональ  җиңүче дипломына ия булдылар(укытучылары Филиза Гыйльфанова )

Укучыларыбызга тагын да зуррак уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International