Актаныш Туган як музеенда Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган “Авыр сугыш елларында” дип исемләнгән экспозиция ачылды. Әлеге экспозициядә солдатларның сугыш кырыннан туганнарына язган өчпочмаклы хатлары, орден – медальләре, документлары һәм башка сугыш чоры ядкарьләре урын алды.