Якташыбыз - шагыйрә Әлфия Ситдыйкова белән очрашу

2014 елның 17 мае, шимбә
17 май көнне Күҗәкә мәктәбендә якташыбыз - шагыйрә Әлфия Ситдыйкова белән очрашу үткәрелде.Очрашуга шулай ук Әлфиянең укытучылары Сәяф Хаҗиев белән Зәнфирә Мөхәммәтовалар да чакырылган иде.Алар шагыйрәнең мәктәптә укыган елларын, аның беренче шигырьләрен искә төшерделәр.Ә Әлфия Мирзанур кызы үзенең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды; балалар өчен чыгарылган яңа китапларыннан   шигырьләрен укыды.Бу очрашу балалар күңелендә бик матур һәи җылы булып истә калды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International