8 июньдә - район Сабантуе

2014 елның 17 мае, шимбә

Һәр елдагыча, Сабан туе табигатьнең бик матур урынында –Ирмәш авылы янындагы үзәнлектә үткәрелә. Бәйрәм программасы бик бай. Анда традицион Сабан туе ярышлары, спорт бәйгеләре, аттракционнар булачак. Татарча көрәш, ат чабышлары, гер күтәрү, колгага менү, чүлмәк вату, аркан тартышу, капчык сугышы, су тулы көянтә-чиләк белән узышу – боларның һәркайсы игътибарны җәлеп итә, күп тамашачылар җыя торган мавыктыргыч бәйгеләр. Билгеле, Сабан туе программасында хезмәт алдынгыларын хөрмәтләү, үзешчән сәнгать осталары, артистлар чыгышлары да каралган. Бәйрәмгә килгән халыкка сәүдә нокталары, җәмәгать туклануы предприятиеләре хезмәт күрсәтәчәк.

 

Күркәм гадәт буенча, Сабан туена күп күнаклар кайтыр дип көтелә.Быел бит әле Төркиядән Чайжума шәһәре делегациясе дә булачак.  Милли бәйрәмебезгә җыелып, бергәләп рәхәтләнеп ял итик, күңел ачыйк, хөрмәтле дуслар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International