Яз җитү һәм температура 10-15 градуска кадәр күтәрелүе нәтиҗәсендә талпаннар да пәйда була башлый, алар вируслы авыруларны таратучы булып торалар.
Урманга баргач, талпан кадалу куркынычы көннән-көн арта бара. Үзеңне бу афәттән саклауның иң яхшы ысулы түбәндәге шәхси профилактика чараларын үтәүдә:
-яңа гына өзелгән үсемлекләрне һәм өс киемнәрен өйгә алып кермәскә;
Вакциналар ярдәмендә талпан энцефалитына каршы прививка ясау да нәтиҗәле чара булып тора.
Әгәр дә сезгә талпан кадалган икән, тиз генә медпунктка мөрәҗәгать итеп, аны алырга кирәк. Җеп яки пинцет ярдәмендә талпанны үзеңә дә алырга була, тик иң яхшысы – медикларга мөрәҗәгать итү. Әгәр дә талпан энцефалитлы икән, медиклар иммуноглобулин уколы ясыйлар, бу – талпан тешләгәннән соң 4 тәүлектән дә соңармый керткән очракта нәтиҗәлерәк була.