Кичә, 15 айда «Яшьлек» мәдәни үзәгендә «Бердәм Россия” партиясе Актаныш бүлекчәсе политсоветының киңәйтелгән утырышы булып, анда башлангыч партоешма секретарьлары да чакырылган иде. Утырышны «Бердәм Россия” партиясе Актаныш бүлекчәсе секретаре урынбасары Айрат Карамов алып барды. Анда быел сентябрь аенда үтәчәк ТР Дәүләт Советына сайлауларга әзерлек мәсьәләләре тикшерелде.