Хөрмәтле каләм ияләре – районыбыз матбугатын үстерүгә өлеш кертүче журналистлар, “Татмедиа” ААҖ филиалы “Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге” коллективы, матбугат ветераннары, басмаханә хезмәткәрләре, хәбәрчеләр!
Сез үтә дә җаваплы эш башкарасыз. Халыкны мәгълүматлы итү, аның рухи байлыгын арттыру, һәр яңалыкның асылына төшенергә ярдәм итү өчен иң кадерле хәзинә – сүз байлыгын кулланып, укучыларыгызның, тыңлаучыларыгызның күңеленә үтеп керәсез. Еллар дәвамында тупланган бай тәҗрибәгә таянып, заман белән бергә атлыйсыз. Массакүләм мәгълүмат чаралары елдан-ел камиллеккә омтыла. Газетада басылган язмаларыгыз укучылар тарафыннан яратып укыла, радио-телевидение тапшырулары һәркемдә кызыксыну уята. Матбугат көченең зурлыгын аңлыйбыз. Районыбызның киңкырлы эшчәнлеген яктыртуда, җитәкчелекне халыкка якынайтуда куйган иҗади хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм.
Район тормышын тарихлаштырып барган “Актаныш таңнары“ газетасы – һәр гаиләнең көтеп алган кунагы ул. Бүгенге тормышыбыз электрон мәгълүмат чараларына нык бәйле булуга карамастан, яшәешне басма газета-журналлардан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Матбугат сүзенә сак карашыгыз, укучыларыгызга һәм тыңлаучыларыгызга карата хөрмәтегез сезнең һөнәри осталыгыгыз турында сөйли. Сезнең каләм көче киләчәктә дә тутыкмасын, районның социаль-икътисадый тормышын яхшыртуга үз өлешегезне кертерсез дип ышанам.
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйм. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, тыныч имин көннәр, матур киләчәк һәм яңадан-яңа иҗат уңышлары телим.