Актаныш ЗАГС бүлегендә – “Пар канатлар”

2014 елның 16 мае, җомга

15 май- Халыкара гаилә көне уңаеннан Актаныш районы ЗАГС бүлегендә 50 ел бергә яшәгән юбилярлар белэн 1 санлы Актаныш мәктәбенең 10 класс укучылары катнашында зур чара үткәрелде.

Тантананы район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәмәдиева  ачып җибәрде һәм алып барды. Ул алтын туйларын билгеләп үтуче парларның тормыш юллары белән таныштырды. Алар:Тынламас авылыннан- Әүҗәт Әмирҗан улы хәм Муллаянова Илгизә Газизҗан кызы Муллаяновлар, Актаныш авылыннан- Минигаян Минигали улы хәм Фәрдүнә Файзрахман кызы Хаматнуровлар.

Гөлфинә Мухамадиева юбилярларга муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатларын хәм истәлек бүләкләрен тапшырды. Кичәдә катнашкан   укучыларга гаилә көне уңаеннан үзенең котлауларын җиткерде.Тантана концерт номерлары белән аралашып, күңелләрдә якты эз калдырырлык булып үтте

 

 

 


 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International